Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләре хәрби КамАЗ һәм Урал машиналары руле артына утырачак

Якшәмбе көне иртәсе Аксубайда тантаналы марш көе, хушлашу, изге теләкләр һәм күз яшьләре белән билгеләп үтелде.

Шулай итеп армиягә чакырылучыларның икенче партиясен Татвоенкоматның җыелу пунктына озаттылар. Россия Кораллы Көчләре сафларын Сөнчәледән Андрей Воркунов һәм Алексей Крюков, Иске Ильдеряктән Антон Ефимов, Яңа Ибрайдан Айназ Камалиев, Аксубайдан Иван Милькин, Эдуард Самсонов, Денис Сипачев, Емелькинодан Александр Никифоров, Кәкре Күлдән Андрей Юрко тулыландырачак.

Аксубай районында тантаналы озату традициясе дистә еллар дәвамында яшәп килә – солдатларны әти-әниләре, якыннары, сөйгән ярлары гына түгел, район җитәкчелеге, предприятие һәм оешма, иҗтимагый берләшмә җитәкчеләре дә озатырга килә.

–Бүген без РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирәбез, анда 18 яше тулгач, егетләр армиядә бер ел хезмәт итәргә һәм үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә тиеш, дип язылган. Унике ай сизелмичә дә үтеп китәчәк, сез ныгып, чын ир-егетләр булып кайтырсыз. Армиядән кайткач минем янга нәкъ менә шундый егетләр килә – без аларны укырга, эшкә җибәрәбез. Без сезне көтәбез! Сезгә намуслы, лаеклы хезмәт итүегезне, әти-әниләрегезнең йөзләренә кызыллык китермәвегезне телим, – диде район башлыгы Камил Гилманов.

Үз чыгарылыш сыйныф укучыларын озатырга ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Петр Волков та килгән иде. Һәр чакырылышта ДОСААФ диварлары эчендә хәрби машина йөртүгә әзерлек узган егетләр катнаша. Язгы чакырылышта Россия армиясенең сафларын биредә машина йөртүче белгечлеген үзләштергән 18 егет тулыландырачак, аларның өчесе ”машина йөртүче-парашютчы” белгечлеге буенча әзерлек узган.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин билгеләп үткәнчә, әлеге партиядән алты егетнең язмышы билгеле инде, аларны хәрби КамАЗ һәм Урал машиналарында хезмәт итү өчен көтәләр. Ике тәүлектән соң алар, кулларында ”С” категорияле машина йөртү таныклыгы булган килеш хәрби техника руле артына утырачак.

Хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов та егетләргә аталарча хәер-фатихаларын бирде:

–-Егетләр, исегездә тотыгыз, командир боерыклары тикшерелми, ә үтәлә. Куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә һәм бозмаска кирәк. Без сезне өйдә көтәбез.
Һәр чыгыш ясаучы, изге теләкләрдән тыш, армиягә чакырылучыларга ата-аналары белән элемтәдә торуларын, өйләренә ешрак шалтыратуларын искә төшерде.

Шул мизгелдән егетләрнең хезмәт мизгелләре башланды. Алар хезмәт иткән вакытны район башлыгы исеменнән истәлек итеп тапшырылган кул сәгатьләре дә санап барачак. Чөнки алар дәүләтнең киләчәген билгели, үз халкының данлы традицияләрен үзләштерә һәм ата-бабалар кебек хәрби сафка баса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев