Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле Мәскәүдә бәйгедә җиңәргә ниятли 

Халык ансамблендә катнашучылар музыкаль бәйгедә җиңү яуларга дип китте.

Орехово-Зуево шәһәрендә «Татар халкының музыкаль сәнгате – Россиянең мәдәни байлыгы» дип аталган Мәскәү өлкә балалар фестиваль-бәйгесе узачак. Ул бөек татар композиторлары Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 110 ел һәм Рөстәм Мөхәммәтхази улы Яхинның тууына 100 ел тулуга багышлана. 

Бәйгедә күп кенә иҗат коллективлары, ансамбльләр – фортепиано, кыллы ун кораллары (скрипка, виолончель), халык инструментлары, вокал, хореография, сынлы һәм гамәли сәнгать номинацияләре буенча катнашачак. Районыбызның «Аксубай егетләре» балалар ансамбле дә бу бәйгедән читтә калмады. Балалар укытучы Наилә Крайнова җитәкчелегендә җиңәргә ниятли. 

Ә бәйге башланганчы коллектив Мәскәү тарихы белән танышты: Кызыл мәйдан буйлап, «Зарядье» паркында йөрде һәм Мәскәүнең һәм Россиянең төп Җәмигъ мәчетендә экскурсиядә булды. 

Фото: ансамбль архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев