Аксубай егетләре армиягә китте
Районда яңа армиягә чакырылучыларны Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.
Бу көнне армиягә китүче егетләр – Иске Савруштан Виталий Васиковны, Савгачтан Даниил Серковны, Аксубайдан Марат Стасенконы гадәттәгечә тантаналы шартларда, хәер-фатиха биреп озаттылар. Хәрби дан мемориалы каршындагы әлеге тантаналы мизгелләрне егетләр озак хәтердә саклаячак.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев булачак солдатларга игелекле теләкләр белән мөрәҗәгать итте.
– Уңышлы гына хезмәт итеп, бер елдан исән-имин өйләрегезгә әйләнеп кайтуыгызны телим! – диде ул.
Тантаналы митингта Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов катнашты. Автобуска кереп утырыр алдыннан егетләргә районнан бүләккә кул сәгатьләре тапшырылды.
Фото: Алмаз Бакиров фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев