Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ДОСААФында булачак автомобиль йөртүчеләргә куркынычсызлык турында исләренә төшерделәр

ДОСААФның Аксубай оешмасында Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган истәлекле очрашу булды.

Аксубай ДОСААФ оешмасы өлкән сыйныф укучылары-автосыйныфларда тәрбияләнүчеләр өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән очрашу оештырды. Юлларда куркынычсызлык – аның темасы булды. Катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында автомагистральләрдә килеп чыккан фаҗигале вакыйгалар турында кыска сюжетлар күрсәттеләр.

Нурлат территориаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалетдинова балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибар итмәүнең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде. Өлкән сыйныф укучылары куркынычлылык турында исләреннән чыгармасыннар өчен, ул юл йөрү кагыйдәләре турында белешмәлекләр һәм яктылыкны чагылдыручы элементлар таратты. ПДН инспекторы Фоат Абдуллин булачак автомобиль йөртүчеләрне юлларда үтә игътибарлы булырга чакырды. Укучылар белән очрашу җанлы әңгәмәгә әверелде. Балалар чыгыш ясаучыларга сораулар бирделәр. Аерым алганда:

– Әгәр инспектор машина йөртү хокукы булмаган килеш автомобиль руле артына утырган балигъ булмаган үсмерне туктата икән, аның ата-анасын нинди җәза көтә? – дип кызыксынды өлкән сыйныф укучысы.

Алар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев