Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ДОСААФ оешмасы көзге чакырылышка 12 хәрби машина йөтүче әзерләде

2020 ел башыннан Аксубай ДОСААФ оешмасы «С категорияле машина йөртүче» хәрби-исәп белгечлеге буенча 30 курсант әзерләгән.

Чираттагы чыгарылыш курсларны тәмамлады. Кичә 12 егет юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм хәрби фән нигезләрен белүгә имтихан тапшырды.

– Курсантлар «С» категорияле машина йөртүче һөнәре турындагы документларны РФ Оборона министрлыгы субсидиясе хисабына бушлай алачак, – дип бүлеште ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков. – Узган ел Татарстанда үз пилот проекты старт алды, аның кысаларында егетләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына Татарстан Республикасы хисабына кадр резервы буларак әзерлиләр, язгы чакырылышка без – ике егетне әзерләдек, көзге чакырылышта Кораллы Көчләр сафларына безнең тагын өч курсант чакырылачак.

Аксубай ДОСААФының 18 курсанты – хәрби машина йөртүчеләр Россия Армиясе хәрби хезмәткәрләре сафларын тулыландырды, аларның өчесе «машина йөртүче-парашютчы» белгечлеге буенча әзерлек үтте.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин билгеләп үткәнчә, хәрби машина йөртүчеләр әзерләү программасы кысаларында «А1» сәламәтлек төркеме белән армиягә чакырылучылар үз теләкләре һәм хәрби комиссариат карары буенча Казан янындагы ДОСААФ аэроклубында ике атналык өстәмә белем ала алалар.

Бу төркемдә сәламәтлеге буенча нинди дә булса патологияләре һәм хроник авырулары булмаган, барлык төр йөкләнешкә яраклы абсолют сәламәт егетләрне десант гаскәрләрендә хезмәт итү өчен машина йөртүче-парашютчы белгечлегенә өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев