Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай дәүләт автоинспекторлары «Тоннель» операциясе вакытында 14 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады

Бүген Аксубайда «Тоннель» операциясе узды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре, полициянең участок вәкилләре иртән район юлларында авария килеп чыгу торышын тотрыклыландыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү дәрәҗәсен арттыру, шулай ук куркынычсызлык каешларын эләктермәгән транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ачыклау максатыннан рейдка чыктылар.

Операция барышында 14 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, куркынычсызлык каешларын эләктермәгән машина йөртүчеләргә биш беркетмә төзелгән, калганнары куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган һәм җитешсезлекләр яки транспорт чарасы белән идарә итү тыелган шартлар булган килеш руль артына утырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев