Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай чыгарылыш укучыларына аттестатларны битлек һәм перчаткаларда тапшыра башладылар.

Белем турында документны 102 унберенче сыйныф укучысы һәм тугыз сыйныфны тәмамлаган 323 укучы алачак.

2020 ел чыгарылыш укучылары өлешенә бик күп авырлыклар төште: дистанцион уку, БДИга тиешле дәрәҗәдә әзерләнү мөмкинчелеге булмау, имтиханнар вакытын берничә тапкыр күчерү, югары уку йортларына онлайн-керү. Әмма белем турында аттестатлар тапшыру мәсьәләсе әле дә ачык кала.

15 июньнән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Роспотребрнадзорның урта белем турындагы документлар тапшыруны хәл итә торган боерыклары үз көченә керде.

Районда мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатларны иминлек һәм профилактика чараларын үтәп тапшырдылар. Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә мәктәпләрдә медицина битлекләре һәм перчаткалар куллану мөһим. Тантана барлык санитар нормаларны үтәп узды.

Белем турындагы документларны 102 унберенче сыйныф укучысы алды, шуларның 17 се – бик яхшы билгеләре белән, һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 323 укучы. Шулай ук уку алдынгыларына, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча, алтын медальләр тапшырылачак.

В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Уку бинасы янында тантаналы музыка яңгырады. Кайберәүләрдә мондый тантана, барлык массакүләмле чаралар тыелган вакытта рөхсәт ителәме, дигән сорау туды. Учреждение директоры Алексей Сударев ышандырганча, мәктәп аттестатлар тапшыруны оештыруга җаваплы якын килгән.

– Безнең мәктәптә өлгергәнлек аттестатларын тапшыру барлык нормалар һәм күрсәтмәләрне үтәп оештырылды: һәр хезмәткәрнең битлеге һәм перчаткасы бар, уртак куллану өчен антисептик препаратлар да җитәрлек. Әгәр чыгарылыш укучысының битлеге юк икән, без алдан әзерләнгәнне тәкъдим итәбез. Шулай ук бер-беребез белән тиешле араны да төгәл үтибез, – ди Алексей Сударев.

Тантанага, барлык санитария нормаларын үтәп, чыгарылыш укучыларының әти-әниләре дә кушылды. Алар балаларга иң ихлас, иң изге теләкләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев