Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай чыгарылыш укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын июльдә тапшырачак

Сынау имтиханнары 29 һәм 30 июньдә узачак. COVID-19 коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, 11 сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханнарын һәм 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт сынауларын уздыру форматы үзгәрешләр кичерде.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык нечкәлекләрне дә алдан карарга тырыштылар. Бердәм дәүләт имтиханнарын 11 сыйныф укучыларының бөтенесе дә түгел, ә имтихан нәтиҗәләре югары уку йортларына керү өчен кирәк булган укучылар гына тапшырачак.

Шул рәвешле, дәүләт имтиханнарын турыдан-туры тапшыру этабы 3 июльдән башланачак һәм 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Резерв көннәре 24 һәм 25 июльгә планлаштырылган.

«БДИ үткәрү сроклары барлык катнашучыларга да имтиханнарны тапшыру һәм сайланган югары уку йортларына документларны тапшыру мөмкинлеге бирәчәк. БДИда катнашучыларның һәм оештыручыларның сәламәтлеге өчен куркынычны максималь дәрәҗәдә киметү өчен, быел без имтихан тапшыру пунктларында өстәмә куркынычсызлык чараларын тормышка ашырабыз», – дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.

БДИның өстәмә чоры, җитди сәбәпләр аркасында июльдә имтихан тапшыра алмаучылар өчен август аенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев