Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай бистәсенең Сөлчә урамында яшәүчеләрне кар сулары баса, ипподромда буаны “ачканнар”

Кичә безнең редакциядә Аксубай бистәсенең Сөлчә урамында яшәүчеләре булды.

Алар ипподром ягыннан үзләренең йорт биләмәләре территориясенә грунт суларының якынлашуына, хәтта суның мунча һәм кочегаркаларга да керүенә борчылалар.

– Әгәр кинәт су күтәрелеп, газ казанын күмсә, мондый температурада исә җылыту системасы туңа, ә язгы җылы көннәргә кадәр әле, ким дигәндә, ике ай бар, – дип борчылалар өметләрен өзгән хатын-кызлар. – Без быел кышның стандарт булмаганлыгын аңлыйбыз, туфрак кар төшкәнчегә кадәр үк туңды. Грунт суларына да китәр урын юк. Без инде Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Безгә килделәр, ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Безнең тирәдә җир сазлыклы, әмма соңгы 20 елда су хәтта язгы ташу вакытында да өйләргә кергәне булмады. Ни булгандыр, аңламыйбыз, бәлки кондызлар «елошник» дип аталучы урында, елга үзәнен ябып буалар төзегәндер, ә бәлки сәбәбе башкадыр. Инешкә якын Золин-Пушкин тыкрыгында да шуңа охшаш хәл булган иде. Анда буаны “ачтылар” һәм су чигенде. Безнең проблема хәл ителмичә калырмы икән инде?

Быел грунт сулары проблемасы Аксубайда гына түгел, Татарстанның күп кенә районнарында да күзәтелә – бу табигать катаклизмнары. Февраль башында Аксубайда, чыннан да, Пушкин урамы янында инеш үзәнен тиштеләр. Сөлчәлеләр проблемасы да җирле хакимият тарафыннан кабул ителгән. Тик эшне башлап җибәрергә генә салкыннар комачаулады.

Редакция Сөлчә урамында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононовка юллады.

–Без проблемадан хәбәрдар, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов белән җирлекне бер генә көн өйрәнмәдек һәм хәлдән чыгу юлын да таптык, салкыннар гына эшләргә ирек бирмәде, – дип шәрехләде Владимир Кононов.

Ә бүген иртән ул эшләр башланганын хәбәр итте. Безнең хәбәрчебез, мөрәҗәгать иткән хатын-кызларның берсен үзе белән алып, шәхсән үз күзләре белән күреп инану өчен, урынга чыкты. Гадәттәгечә Сабантуй уза торган ипподром белән мәйдан арасында бульдозер, суга юл ярып, буаны «ачты». Су елга үзәне буйлап агып китте.

– Су зур мәйдан буйлап таралды, ул акрынлап китәчәк, – дип шәрехләде Владимир Кононов. – Хәл контрольдә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев