Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай бистәсенең Мазилин урамына күпер һәм амфитеатр төзеләчәк

Аксубайда Мазилин урамының булачак иҗтимагый киңлеге турында фикер алыштылар.

Яшьләр үзәгенә район җитәкчелегеннән, оешмалардан вәкилләр, җәмәгатьчеләр,укучылар һәм район тормышына   битараф булмаган аксубайлылар җыелды.Казаннан килгән проектчылар Мазилин урамының техникум тулай торагыннан алып дәваханәгә кадәр аралыктагы юлның концепциясен тәкъдим иттеләр.

Проектчылар урамның функциональлеге буенча кайбер проблемаларны ачыклаганнар һәм әлеге территорияне ике яктан җәяүлеләр йөрү зонасы итеп куллану гына түгел, ә  аны ял итү зонасы итеп тә күрсәтергә тели.

Алар кәгазьгә төшергән сызымнарында эстетик булмаган гаражларның фасадаларын “яшерергә” тырышканнар, чүп контейнерлары астында мәйданчыкны төзекләндерүне, урамнардагы өзелгән яктырткычларны “тоташтыру”ны,  стадионны төзекләндерүне күздә тотканнар. Урам студент, укучылар, балалар объектлары белән баетылган. Проектчылар урамны,  өчпочмак ясаучы линияләрне нигез итеп алып, үсемлек орнаменты һәм архитектура формалары белән рекреацион зона ясау идеясе белән таныштырдылар. 

Төп концепция – уңайлы шәһәр мохите булдыру, җәяүлеләр йөри торган тротуарны төзекләндерү  һәм яктылык белән тәэмин итүне булдыру. Күңел ачу зонасын да, ял итү зонасын да булдырырбыз, гомумән төзекләндерәбез һәм яктырткычлар булдырабыз,- дип концепцияне тәкъдим итте проектчы Марина. 

Тротуарларга брусчатка җәяргә тәкъдим итәләр, өстәвенә, алар урамның ике ягында да булачак, тактиль юллар «төзеп бетереләчәк», тротуар пандуслары куелачак, җәяүлеләр чыга торган юлларны тәүлекнең караңгы вакытында яктыртуны  ятып торучы полицейский сыйфатында эшләргә телиләр. Проектчылар Мазилин урамын. кайчандыр күпер артында амфитеатры булган ял зонасын, техникум тулай торагы янындагы күпердән приютка кадәр ясарга планлаштыра. Монда шулай ук утыргычлар да урнаштырачаклар. Әлбәттә бөтен җирдә яктырткычлар да куелачак һәм төрле яшьтәге кешеләр өчен дә вакытны үткәрү бик уңайлы булачак. 

Мазилин урамы буенча концепцияне фикер алышырга килгән кешеләр, төркемнәргә бүленеп, проектчылар тәкъдим иткән планнарга  нигезләнеп, үз тәкъдимнәрен дә керттеләр. 

- Без үзәк урамда велосипедта йөрүчеләр өчен юл булуын да теләр идек. Аксубайлылар бик актив, сәламәт яшәү рәвешен саклап эшкә велосипедта йөрүчеләр күп бит, – дип тәкъдим итте үзәккитапханә системасы директоры Ирина Телешова. 

Укучылар төркеме дәваханә янында балалар мәйданчыгы һәм ял зонасында Wi-Fi булуын теләде. ДОСААФ директоры Петр Волков ведомство бинасы территориясен төзекләндергәндә концепциядә аның тарихи чагылышын да югалтмаска кирәклеген әйтте, чөнки  1885 нче елда төзелгән бинада һөнәри-техник училище урнашкан булган. 

Барлык сораулар һәм тәкъдимнәрне язып алдык.Проектчылар белән концепциянең ахыргы вариантын кабул иткәндә барысын да истә тотачакбыз,-  дип әйтте башкарма комитет җитәкчесенең  инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов. 

Якын арада архитекторлар барлык тәкъдимнәрне истә тотып паркны төзекләндерүнең яңа планын проектлаячак. Паркны төзекләндерү эшләре быел ук башланып китәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев