Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай Беренче майны билгеләп үтте 

    Аксубайның үзәк мәйданында Яз һәм хезмәт көненә багышланган бәйрәм узды.

    Биредә Аксубайда яшәүчеләр гаиләләре, район кунаклары балалары белән Беренче майны бергәләп бәйрәм итү өчен шатланып, күтәренке кәеф белән җыелдылар. Тантана иртәдән башланып, кич белән генә тәмамланды – караңгы төште, тирә-юньдә Аксубайны төрле төсләргә күмеп, утлар кабынды. Һәм бу үзеннән-үзе бик матур, мавыктыргыч, яхшы кәеф тудыручы тамаша булды. 

    Яшьләр хәрәкәте активистлары бәйрәм кичәсендә катнашучыларга Георгий тасмалары тараттылар. Мәдәният хезмәткәрләре кызыклы концерт программасын тәкъдим иттеләр, рус, татар, чуаш телләрендә җырлар, патриотик темага җырлар башкардылар, яшь талантлар да тамашачыларны дәртле чыгышлары белән сөендерделәр. Җыелучылар артистларның чыгышларын бик теләп карадылар, аларга кушылып җырладылар, биеделәр. Аксубайлыларны һәм кунакларны район башлыгы Камил Гилманов котлады. 

    – Беренче Май – безнең яраткан яз көне, – дип билгеләп үтте ул. – Бу – тырыш хезмәт бәйрәме. Безнең район кыр эшләре буенча республикада иң яхшылар рәтендә – игенчеләр югары темпта икмәк чәчәләр, яхшы уңыш көтәбез. Соңгы вакытта халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен күп эшлщр башкарылды – район маурлана, ямьләнә. Без барыбыз да аның чәчәк атуы хакына эшлибез. Алдагы көннәргә дә безнең планнар зур, сезнең белән бергә аларны тормышка ашырачакбыз! 

    Рәсми чыгышны музыка, җырлар алмаштырды. Концерт программасы дәвам итте, ә бәйрәмдә катнашучылар әле озак таралышырга ашыкмадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: