Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай Бөек Җиңүне бәйрәм итә

Бүген Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Җиңү алып килгән кояшлы 9 Май иртәсе хәрби җырлар, марш көйләре белән башланып китте. 

Мәйдан янындагы территория мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр, районның иҗтимагый оешмалары, өлкән буын вәкилләре белән тулды. 

Үзәк мәйданда бәйрәмнең төп кунаклары - Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре урын алды. Аларның сафы елдан-ел кими бара. Ә бүген без биредә бары тик бер җиңүче – Елисей Мурзич Тимирясовны гына күрдек. 

Өлкән буын вәкилләре игътибар үзәгендә булдылар. Алар хөрмәтенә мәйданда җырлар яңгырады, биюләр тәкъдим ителде, яшь буын вәкилләре аларга чәчәкләр бүләк иттеләр. 

МӘҢГЕЛЕК УТ ИТӘГЕНӘ ВЕНОКЛАР САЛДЫЛАР 

Алып баручылар Наталья Егорова һәм Алим Идиятуллин Бөек Җиңүгә багышланган программаны ачып, барысын да бәйрәм белән ихлас күңелдән котладылар. Фронтта гомерләре бәрабәренә, ә тылда фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан сугыш батырлары һәм тыл хезмәтчәннәре адресына әйтелгән рәхмәт, ихтирам сүзләрен мәйдан тын да алмый тыңлады. 

Бөек Ватан сугышы геройлары обелискы итәгенә веноклар куелды. 

Иң беренче булып тантаналы йөрешне районның ветераннар оешмасы вәкилләре башлап җибәрде. Алар артынннан районның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый берләшмәләр коллективлары атлады. Алар - бүген район иминлеге өчен хезмәт итүчеләр, аны үстерүчеләр. Демонстрациядә катнашучылар акрын адымнар белән брусчатка буйлап уздылар, бер-бер артлы мәңгелек ут янында, Азат итүче сугышчы һәйкәленә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган аксубайлыларның исемнәре язылган мемориал итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар. Тантана бик тәэсирле узды. Бәйрәмгә килгән йөзләгән аксубайлы һәм район кунаклары аны дулкынланып күзәтте. 

Веноклар һәм чәчәкләр кую тантанасыннан соң, алып баручылар бер минут тынлык игълан иттеләр. Мәйданда тынлык урнашты. Фронттан кайтмаган, Җиңү яулап кайткан, әмма 76 нчы язга кадәр яши алмаган сугышчылар истәлегенә залплар яңгырады. Трибунадан бүгенге көндә исән-сау булган фронтовикларның исемнәре яңгырады. 

ТРАДИЦИОН АКСУБАЙ - КӘКРЕ КҮЛ ЙӨГЕРЕШЕ 

Советлар Союзы Герое Григорий Романовка багышланган традицион җиңел атлетика кроссы старт алу турында спорт маршы яңгырады. Мәйданда төрле яшьтәге спортчылар - спорт ветераннарыннан алып түбән сыйныф укучыларына кадәр, стартка басты. Алар бер мизгелдә дәррәү кузгалып киттеләр, йөгерешне күзәткән йөзләгән тамашачы тарафыннан "Афәрин!» – дигән сүзләр генә ишетелде. Бу – герой-якташыбызның кече ватанына 42 нче Җиңү йөгереше. Йөгерештә катнашучылар алдына Аксубайның үзәк мәйданыннан алып Кәкре Күл авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган хәтер обелискына кадәр 14.700 метр дистанцияне йөгереп узу бурычы куелды. Ә анда йөгерешчеләрне җиңүчеләр буларак каршы алдылар, алар хөрмәтенә бүләкләү тантанасы узды. 

МӘЙДАНДА ЯКТЫ ЧЫГЫШЛАР 

Бәйрәмдә катнашучылар «Барысы өчен дә бер Бөек Җиңү» дип исемләнгән әдәби-музыкаль тамашаны йотлыгып карады. Аны яшь башкаручы Варвара Панюкова башкаруындагы җыр ачып җибәрде. Резидә Гатина һәм Дмитрий Дмитриевның сугыш кайтавазы турындагы җыры тыңлаучылар күңелен нечкәртте. Тармак ветераннарының «Настроение» бию коллективы, «Тонус» вокал төркеме, район мәдәният йортының “Денс-тайм” хореографик студиясе башкаруындагы бию композицияләре күңелләрне дәртләндерде. “Җиңү көне” җырының соңгы аккордлары астында яшь буын вәкилләре ветераннарга чәчәкләр тапшырдылар. 

КҮҢЕЛ ТҮРЕННӘН ЧЫККАН ТӘБРИКЛӘҮ СҮЗЛӘРЕ 

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов Җиңү көне белән җыды котлады. 

– Безнең төп бурыч - 1945 елда яуланган илебезнең тынычлыгын, иреген, бәйсезлеген саклау, - диде ул. - Җиңү бәйрәме илнең куәтен ныгытуда яңа көч булып хезмәт итсен. Без батыр сугышчылар буыны алдында бурычлы һәм аны без бары матур эшләребез белән генә кайтара алабыз. Чын күңелдән ветераннарга сәламәтлек, иминлек телим. Якын кшеләрегезнең кайгыртуын, ихтирамын тоеп яшәгез. Тагын бер кат Бөек Җиңү көне белән! 

Республика җитәкчелеге исеменнән тантанада катнашучыларны ТР Спорт министры Владимир Леонов ихластан котлады. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды, өлкән буынга тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер, ә тантанада катнашкан барлык аксубайлыларга игелек, тынычлык теләде. 

Мәйданда җыелучы район халкын һәм кунакларны Җиңү көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов та тәбрикләде. 

Шулай ук тантанада катнашучылар алдында спорт ветераны – Аксубай-Кәкре Күл беренче җиңел атлетика йөгерешенең инициаторы һәм катнашучысы Анатолий Калмыков да котлау сүзе белән чыгыш ясады. Ул җиңел атлетика хәрәкәтен хуплаучыларга рәхмәт белдерде. 

Аксубайлыларның яшь буыны вәкилләре: 3 нче Аксубай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Никита Борисов һәм Чистай кадет мәктәбе кадеты Артем Солдатов та үз сүзләрен әйттеләр. Алар безгә тынычлык бүләк иткән, Җиңүне якынайту өчен яу кырында дошманга каршы аяусыз көрәшкән һәм тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган буын вәкилләренә рәхмәт әйттеләр. 

ҖИҢҮ ПАРАДЫ

Җиңү парады – 9 май бәйрәменең иң күңелле, дулкынландыргыч мизгелләренең берсе. Күп еллар дәвамында парадта Александр Безруков исемендәге тынлы оркестр һәм балалар сәнгать мәктәбенең барабанчылар ансамбле чыгыш ясый. Галина Сруртдинова җитәкчелегендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары үзләренең үзенчәлекле чыгышлары белән парадта катнашучыларга дәрт, ритм бирәләр. 

Парадны районның Яшь армия хәрәкәте җитәкчесе Алексей Никитин җитәкләде. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан парад йөрешен сугышчы-интернационалистлар, Әфганстан Демократик Республикасында һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар ачты, алар артыннан бер адымга гына калышып, Варшава Шартнамәсе ветераннарының һәм Германиядәге Совет гаскәрләре төркеменең район оешмалары узды. Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре ветеран -сугышчылары, чик буе гаскәрләре ветераннары да тантаналы марш белән, байраклар күтәреп, солдат ыспайлыгы күрсәтеп тигез саф булып үттеләр. Бөек Ватан сугышы геройларының варислары: Аксубай гомуми белем бирү мәктәпләре, Аксубай универсаль технологияләр техникумы шәкертләре дә саф марш белән атладылар. «Денс-тайм» бию студиясе командасы бу миссияне тәмамлады. Парадта катнашучыларны йөзләгән тамашачы сокланып күзәтте. Парадтан соң да төп мәйданнан халык китәргә ашыкмады. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең концерт номерлары бәйрәм программасын дәвам итте.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев