Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай баянчылары Кырымны яулады

d Наилә Крайнованың укучылары Семен Крайнов һәм Вадим Липатовны хәзер Кырымда да беләләр.

Җитәкчесе белән бергә алар алуштаның «Профессорлар почмагы» пансионатында Бөтенроссия җәйге иҗат мәктәбендә катнаштылар. Иҗат мәктәбендә 60ка якын бала, педагоглар катнашты. Катнашучыларның географиясе шактый киң: Түбән Новгород, Түбән Новгород өлкәсе, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Иваново, Кырым Республикасы, Йошкар-Ола, Татарстан, Иркутск, Пенза, Саратов, Байкал арты крае, Красноярск крае, Тольятти.

— Балалар белән думбра, балалайка, баян һәм аккордеон буенча дәресләрне Саратов дәүләт консерваториясе, Түбән Новгород дәүләт консерваториясе һәм Гнесиннар исемендәге Мәскәү институты профессорлары үткәрде. Иртәдән кичкә кадәр пансионат территориясендә халык уен кораллары яңгырады, яшь музыкантлар уен күнекмәләрен арттырды, укытучыларның биремнәрен үтәделәр, концертларга һәм булачак конкурска әзерләнделәр, – дип уртаклашты район мәдәният йортының «Аксубай егетләре» балалар халык ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова. Безнең егетләр үз яшь төркемнәрендә лаеклы чыгыш ясадылар. Семен 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә , ә киләсе елга музыка көллиятенә укырга керергә җыенучы Вадим 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев