Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай басуларының «кара уңышы» көнбагыш мае җитештерүгә китәчәк

Аксубай районында көнбагыш җыю буенча эшләр колач ала.

Бу техник культура эшкәртү предприятиесенә сату өчен билгеләнгән – аңардан көнбагыш мае җитештерәләр. Кибетләрдән әлеге алыштыргысыз продуктны сатып алганда, анда Аксубай игенчеләренең дә хезмәт өлеше барлыгы истә тотарга кирәк. Районда бу культура 7000 гектардан артык мәйданда чәчелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 18 сентябрьгә, бу мәйданның чиреге – 1800 гектардан артыгы җыеп алынган.

«Волга-Селект» ҖЧҖдә «кара алтын» участоклары көннән-көн кими бара. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 61 проценты суктырылган, эшкәртү өчен 2700 тоннадан артык чимал җыелган. «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесендә урып-җыю темпы арта.

Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев