Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай басуларында уҗымнар беренче салкыннарны чыдатты

    2020 елның көз ахыры үз сюрпризларын алып килде.

    Җиргә кар бик аз төште, беренче салкыннар сукты. Коры һава шартларында көннәрнең кискен салкынаюы үсемлекләр, шул исәптән көзге культуралар өчен дә куркыныч тудыра.

    Быел Аксубай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге культуралар 16 мең ярым гектардан артык мәйданда чәчелгән.
    Соңгы көннәрдә район территориясендә 20 һәм аннан да күбрәк минуслы температура күзәтелде. Көзге культуралар өчен, әгәр дә алар кар белән капланмаган икән, салкыннар куркыныч тудыра.

    Россельхозүзәк бүлеге хезмәткәрләре көзге игеннәрнең торышын күзәтәләр. Беренче категорияле агроном Гөлнар Гатина «Волга Селект» ширкәтенең көзге культуралар участогында салкыннарның бөртекле культуралар үсешенә йогынтысын тикшерде.
    Электрон туфрак термометры 2 сантиметр тирәнлектә 4 градус салкын булуын күрсәтте.

    – Куаклану төеннәрендә үсемлекләр өчен рөхсәт ителгән температура саклана, – дип шәрехләде белгеч. – Туфракта 18 градус салкын авыл хуҗалыгы культуралары өчен аянычлы булырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: