Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалары үз талантларын күрсәттеләр

Үзәк җирлекара китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Ура, Җиңү!” дип аталган онлайн-шигырь уку бәйгесе узды.

Аксубай китапханәсе үзенең укучыларын һәрвакыт ачык ишекләре белән сөендерде. Кызганычка каршы, соңгы вакыйгалар аркасында, китапханәдә күп кенә чаралар онлайн рәвештә генә уза. Әмма бу китапларга, биредә үткәрелгән бәйгеләргә һәм викториналарга кызыксыну уятырга комачауламый.

Аксубай үзәк китапханә хезмәткәрләре Вконтакте социаль челтәрдәге рәсми төркемдә районыбыз өчен әһәмиятле булган даталарга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Аксубай районының 90 еллыгына һәм Аксубай балалар китапханәсенең 70 еллыгына багышланган нәфис сүз осталары конкурсын башлап җибәрделәр. Алар чакыруга бу кадәр кеше җавап бирер дип көтмәделәр.

Конкурс чираттагы тапкыр безнең балаларның ни дәрәҗәдә талантлы булуын күрсәтте. 4-7 яшьлек 54 бала шигырьләрне сәнгатьле, эмоциональ һәм артистлык осталыгы белән укый белүдә көч сынашты. Конкурс ике яшь категориясендә узды.

Сугыш турындагы шигырьләрне укыган балаларның осталыгын Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Валентина Селезнева, Аксубай балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова, «Гаилә китапханәсе» бүлеге мөдире Людмила Никонова кергән мәртәбәле жюри бәяләде. Алар һәр критерий буенча иҗади эшләрне карадылар һәм сайлап алдылар.

Башкаручыларга һәм аларның җитәкчеләренә урыннар бирү җиңел булмаган. Барлык эшләр дә үзенчәлекле һәм эмоциональ булып чыкты. Яшь конкурсантлар әсәрләрне сайлап алуга бик җитди караганнар. Жюри балаларның дулкынландыргыч чыгышын тыңлап, күз яшьләрен бер генә тапкыр сөртмәде. Катнашучылар шигырьләр аша сугыш чорының барлык кайгы-хәсрәтен һәм газабын югары дәрәҗәдә җиткерделәр.

4 яшьтән алып 5 яшькә кадәрге категориядә Миа Григорьева беренче урынны яулады. Алина Павлова үзенең шигыре белән икенче урынны алды. Өченче урынны Кәрим Әгъләмиев һәм Маргарита Мясникова бүлеште.

6 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге категориядә катнашучыларның чыгышлары күңелләргә аерата хуш килде. Әлеге категориядә Алсу Нуруллина беренче урынны яулады. Нелли Жирнова һәм Данил Золинга икенче һәм өченче урыннар билгеләнде.

Онлайн-тавыш бирүдә 4-5 яшьлекләр арасында Ксения Касьянова (535 тавыш), 6-7 яшьлекләр категориясендә Алсу Нуруллина (808) “Тамашачы симпатиясе призы”н яуладылар.

Призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, калган катнашучылар сертификатлар, ә аларның җитәкчеләре Рәхмәт хатлары алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев