Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалары юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыталар

Сәламәтлекне һәм гомерне саклау өчен барысы да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

Бу мәсьәләне җәен, каникуллар вакытында күп вакытларын урамда үткәргән балалар хәтерендә калдыру максатыннан, Иске Тимошкино китапханәсе хезмәткәрләре яшь китап укучылар белән даими рәвештә тематик чаралар үткәрәләр. Бу бигрәк тә актуаль, чөнки Иске Тимошкино аша төбәк әһәмиятендәге юл уза.

Светофор көне балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Бу дата уңаеннан китапханәдә мәгълүмати характердагы күргәзмә оештырылды һәм «Минем дустым – Светофор» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Балаларга чираттагы тапкыр светофорның билгеләнеше турында искә төшерделәр, юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр, яраткан әкият персонажларын һәм аларның транспорт чараларын атадылар. Беренче светофорның кайчан һәм кайда барлыкка килүе һәм аның төсләренең нәрсәне аңлатуын балалар кызыксынып тыңладылар. Балалар урамда куркынычсыз хәрәкәт тәҗрибәсе, юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев