Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалары табигатьне яраталар

Авыл китапханәләренә йөрүче яшь китап укучылар арасында «Кышын кошларны ашатыгыз» экология акциясе популярлык алды.

Балалар табигать турында китаплар укырга яратуларын гына түгел, аңа сакчыл карашта булуларын да күрсәттеләр. Бигрәк тә хайваннар дөньясына карата.

Авыл китапханәләренең яшь китап укучылары «Кышын кошларны ашатыгыз» экология акциясенә теләп кушылдылар. Салкын кыш көннәрендә күп кенә кошларның ачтан һәлак булуларын алар белә. Акциядә катнашып, балалар җимлекләр әзерләделәр һәм китапханәчеләр белән бергә аларны агач-куакларга элделәр. Хәзер исә, җимлекләрнең буш булмавын гына күзәтәсе кала. Бу – авыр ел фасылында канатлы дусларга зур ярдәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X