Аксубай балалары шигъри марафонда катнашты
14-20 гыйнвар көннәрендә Аксубай җирлекара китапханәнең Гаилә китапханәсе оештырган шигъри онлайн-марафон узды.
Район укучылары шигъри марафонда зур кызыксыну белән бик актив катнаштылар. Алар үзләренең иҗади, артистлык сәләтләрен күрсәттеләр.
Аксубай һәм авыл китапханәләреннән яшь шигырь укучылар яраткан ел фасылы – кыш турында шигырьләр сөйләделәр. Балалар төрле авторлар – Пушкин, Лермонтов, Тютчев, хәзерге заман шигырьләрен илһамланып укыдылар. Шигъри юлларны декларацияләп, алар эчке хис-кичерешләрен, ак карга, кышкы табигатькә мөнәсәбәтләрен дә җиткерделәр. Марафонда район мәктәпләреннән 30га якын укучы катнашты. Соңыннан һәркайсы Гаилә китапханәсеннән сертификат алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев