Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай балалары – республика Чыршы бәйрәмендә

    Кичә Аксубай районыннан 32 укучы республика Яңа ел чыршысында булды.

    Алар – фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар. Казанда узган Яңа ел бәйрәмендә барлыгы 8 меңнән артык бала катнашты.

    Республика чыршысында катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Республика җитәкчесе яшь гражданнарга сәламәтлек, укуларында уңышлар, спортта, иҗатта алга таба казанышларга ирешүләрен теләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу залда барысын да ихтыяр көче, тырышлык һәм үҗәтлек берләштерә. Аксубай укучылары бөтен республикадан килгән яшьтәшләре белән бергә танылган артистларның чыгышларын зур кызыксыну белән карадылар, «Ак Барс» хоккей командасы капитаны Денис Зариповның киңәшләрен игътибар белән тыңладылар.

    – Бик шәп булды, – дип уртаклаштылар балалар. – Мондый Чыршы бәйрәме өчен рәхмәт.

     

    Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: