Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай балалары гаилә рәсемен ясый

    Максимовлар гаиләсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен якты бәйрәм кебек көтәләр.

    Бу гаиләдә үз балалары белән бергә, тәрбиягә алынган үзенчәлекле балалар да тәрбиялән. Аларга көн саен үзләренең хасталары белән көрәшергә туры килә. Чикләнгән физик мөмкинлекләр аларның эчке дөньясын хис-тойгыларын, уй-фикерләрен чикләми.

    15 яшьлек Анастасия Новичкова Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә рәсем әзерләгән. Үзенең эшен «Минем яраткан гаиләм" дип атаган. Рәсем астына «Әтиемне дә, әниемне дә яратам, бу гүзәл дөньяда алар минем өчен иң якын кешеләр!» дип язып куйган.

    Ундүрт яшьлек Ангелина Шрыкованың "Йөрәккә якын кешеләр" рәсеме дә күп нәрсә турында сөйли. «Гаилә — ул әни, әти һәм мин. Әти иң — мөһим, әни иң — кадерле, мин иң матур», – дип язган ул. Алардагы кебек диагнозлы балалар өчен моңа охшаш эшләрне башкару зур хезмәт. Әмма алар, әйләнә-тирәдәгеләргә үз мәхәббәтләрен белдереп, авырлыкларны җиңәләр.

    Фото: гаилә архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: