Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалары бөтен яктан талантлы

Район мәдәният йортында "Без бергә-2020" Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды.

Конкурста 7 дән 18 яшькәчә 360 кеше катнашты. Шулай ук бәйгедә «Иҗат канатларында» номинациясендә өстәмә белем биреү педагоглары көч сынашты.
Фестивальнең муниципаль этабы ике этапта үткәрелде. Беренче зональ муниципаль этап – Аксубай район мәдәният йорты сәхнәсендә, икенче этап Иске Тимошкино авыл мәдәният йортында узды.

Зональ чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча иң яхшы номерлар сайлап алынды. 7 дән 12 яшкәчә категориядә беренче урыннарны – Варвара Панюкова (2 нче Аксубай мәктәбе), Дилә һәм Динә Әхмәтоваларның «Дуслык» дуэты (Иске Ибрай мәктәбе), «Фантазия» хореография ансамбле (Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе), «Свирелька» балалар вокаль-уен кораллары төркеме (Емелькино мәктәбе), Полина Казакова (Иске Үзи мәктәбе).

13 тән 18 яшькәчә категориядә – Илсөя Мифтәхова (Карасу мәктәбе), «Девчата» вокал ансамбле Лина Пилайкина, Юлия Погодкина, Полина Власова (Иске Тимошкино мәктәбе), Гүзәл Хәсәнова (Иске Ибрай мәктәбе) иң яхшылар булдылар.

“Иҗат канатларында” фестиваленең махсус номинациясендә өстәмә белем бирү педагоглары арасында беренче урынны Владимир Егоров (Савгач мәктәбе) алды. «Иҗади гаилә» номинациясендә Әхмәтовлар гаиләсе (Иске Ибрай) беренче урынны яулады.

Җиңүчеләр район данын 2020 елның 19 мартында Болгар шәһәрендә «Без бергә» фестиваленең республика зональ этабында яклаячак.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев