Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучысы яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреаты булды

    Регина Черникова «Созвездие-Йолдызлык» республика бәйгесендә өченче урынны яулады.

    Казанда иң күләмле республика бәйгесе – ел саен уздырыла торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика яшьләр фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Икенче йомгаклау гала-концерты ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

    Өч сәгатьтән артык чыгышлар, дистәләгән якты номерлар, күз явын алырлык костюмнар – бөтен республикадан иң талантлы балалар «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә җыелды. Тамашачыларның тоташ кул чабулары астында яшь артистларның иҗади номерлары алышынып торды. Гала-концертта катгый бәйге сайлап алуын узган иң-иңнәр чыгыш ясады.

    Алар арасында балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Регина Черникова да бар иде. Аның моңлы һәм гаҗәеп тавышы жюрины таң калдырды. Ул өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Бу эштә аның музыка җитәкчесе – балалар сәнгать мәктәбе педагогы Эвелина Сруртдинованың да өлеше зур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: