Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалар һәм үсмерләр өчен “Хыял” приютында вакытны файдалы үткәрәләр

Аксубай районы социаль приюты – ул зур һәм тату гаилә.

Көн саен приютта нинди дә булса чара уза. Монда беркайчан да күңелсез түгел. Учреждение тәрбиячеләре һәр баланы уеннарда катнаштырырга тырышалар. Шуңа күрә барлык чаралар да мавыктыргыч һәм күңелле уза. Рәхәтләнеп йөгерергә, сикерергә, күңел ачарга мөмкинлек биргән спорт бәйрәмнәрен өлкәннәр дә, балалар да ярата.

«Балачак унъеллыгы» чаралары кысаларында биредә тәрбияләнүчеләр өчен «Сәламәтлек - ул шәп» шигаре астында «Балалар сәламәтлеге көне» оештырдылар. Тәрбиячеләр чаралар планын вак-төягенә кадәр исәпкә алып төзегәннәр. Алар балалар өчен ярышларны, һәр катнашучы, яшенә карамастан, үзенең көчен, җитезлеген һәм зирәклеген күрсәтә алырлык итеп оештыралар.

Уеннар шулкадәр мавыктыргыч булды ки, кемнең җиңү яулавы беркем өчен дә мөһим түгел иде. Чөнки зур гаиләдә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк. Бары тик бер-берең турында кайгырту гына бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев