Аксубай атучылары уңышлы аттылар
Аксубай ДОСААФ командасы Казанда узган Советлар Союзы герое Б.К. Кузнецов призына уздырылган азкалибрлы винтовкадан ату буенча ярышларда катнашты.
Җыелма составында Илья Львов (Иске Үзи мәктәбе), Анатолий Туртытин (Иске Ильдеряк мәктәбе) һәм Руслан Убейкин (2 нче Аксубай мәктәбе) бар. Егетләр нәтиҗәле чыгыш ясадылар, спорт жюриеннан уңай бәяләмә алдылар.
«Безнең егетләр район данын лаеклы якладылар, – диде ДОСААФ район оешмасы рәисе Петр Волков. ДОСААФ базасында алынган спортның хәрби-гамәли төрләре нигезләре берничә елдан егетләргә хәрби фәнне үзләштерүдә ярдәм итәр дип ышанам».
Фото: ДОСААФ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев