Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай ата-аналары «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесе призерлары булдылар

    Район үзәгендәге 2нче мәктәпнең ата-аналар коллективы зональ этапта өченче урынны яулады.

    Чистайның балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең зональ этабына йомгак ясалды. Чарада республиканың дүрт районыннан инициатив ата-аналар – гомумбелем бирү учреждениеләреннән ата-аналар комитетлары катнашты.

    Катнашучылар сыналган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, казанышлары, үз куллары белән әзерләнгән эшләнмәләр күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, сәхнәдә визит карточкасы белән чыгыш ясадылар. Район данын яклаган 2нче Аксубай мәктәбенең актив ата-аналары, үзләренең иҗади проектларын тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, алар балаларны һәм аларның әти-әниләрен ничек туплау, мәктәп тормышын кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итү серләре белән бүлештеләр.

    Йомгаклау нәтиҗәләре буенча, 2нче мәктәпнең ата-аналар комитеты мактаулы өченче урынны яулады. Беренче урынны алган Чистай ата-аналыры исә бәйге финалында катнашачак.

    2нче мәктәпнең алты инициатив ата-анасы – Анна Мельникова, Зилә Билалова, Нәфисә Әхмәтҗанова, Лариса Әхмәтҗанова, Ольга Пименова һәм Светлана Кечаева кергән ата-аналар комитеты 5 ел эшли. Сыйныф җитәкчесе Татьяна Удиярова рәислегендә алар укучыларның уку-тәрбия процессын һәм мәдәни-ял эшчәнлеген оештыруда ярдәм итәләр.

    – Без үз балаларыбызны дуслаштырырга гына түгел, үзебез дә калган ата-аналар белән үзара бәйләнеш ноктасын табарга тырышабыз. Уйлавымча, балалар гына түгел, аларның ата-аналарының да бер-берсе белән уртак тел табуы дөрес. Сыйныфтагы мохит үзе дә кәефкә бәйле, ә ул дустанә, җылы булырга тиеш, – дип үз фикерләре белән уртаклашты 2нче мәктәпнең ата-аналар кометиты вәкиле Анна Мельникова. – Бәлки, без бу бәйгедә алга таба да катнашырга ризалашырбыз. Бу балалар һәм ата-аналар арасында талантлы һәм иҗади шәхесләрнең бик күп булуын күрсәткән мавыктыргыч бәйге.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: