Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай активистлары “Өйдә кал” челленджын хуплады 

COVID-19 коронавирус инфекциясе аркасында үз-үзеңне изоляцияләү сәбәпле, райондагы барлык чаралар да диярлек туктатылды.

”Чиста булачак” яшел командасы активистлары Аксубай кешеләре өчен, район халкын үзизоляция режимын үтәргә һәм кирәкмәгәнгә урамга чыгып йөрмәскә чакырган популяр ”Өйдә кал ” дигән челлендж эшләтеп җибәрде. 

«Сезгә челленджда катнашырга тәкъдим итәбез, тик күңел ачу чарасы буларак түгел, ә социаль челтәрләрдә еш чакырылган экологиягә бәйле. Без җәмәгатьчелек игътибарын санитар-эпидемиологик режим вакытында элементар саклану нормаларына җәлеп итәргә телибез", - дип шәрехләде Аксубай районында яшьләр экологик флешмоб хәрәкәте кураторы Александра Мокроусова. 

“Чиста булачак” яшел командасы активистлары фикеренчә, әгәр социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында шундый меңләгән фотосурәт пәйда булса, анардан “котыла алмаячаксың”. Шул рәвешле, һәркемгә өйдә кызыклы эш табарга һәм вакытны файдалы итеп үткәрергә була, дип саныйлар алар. 

Челленджны хуплау өчен, социаль челтәрләрдә # СидиДомасБЧ хештегы белән фоторәсемнәр яки видео куярга кирәк. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында ялны ничек үткәрергә икәнен сөйләү яки күрсәтү мөһим.

Сайланган фоторәсемнәр яки видео хәрәкәтнең https://vk.com/budetchistoaksu төп төркемендә басылачак.

 

Фото ”Чиста булачак” яшел командасы архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X