Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксубай» агрофирмасының сөтчелек комплексында яңа линия ачылды

«Аксубай» агрофирмасының «Трудолюбово» бүлекчәсендә 400 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексының беренче линиясен модернизацияләү тәмамланды.

Сөтчелек комплексында терлекчеләр соңгы айларда түземсезлек белән көткән вакыйга булды: 200 баш терлекне бәйләүсез тотуга исәпләнгән линияне эшләтеп җибәрделәр. Комплекста бер үк вакытта 24 сыерны саву залы белән яңа савым залы төзелде.

Биредә Израильдә җитештерелгән саву җиһазлары урнаштырылган. Комплекста барысы да заманча, һәркайда автоматика, саву процессы вак-төягенә кадәр уйлап эшләнгән. Алга таба ДТМ тукландыру программасын гамәлгә кертү планлаштырыла. Яңа линияне эшләтеп җибәрү белән бергә 200 башка исәпләнгән сыерлар абзарының икенче линиясен реконструкцияләү башланган.

 

Фото: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев