Аксубайлыларны хайваннар файдасына хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар
Аксубай үзәк китапханәсендә хуҗасыз хайваннар өчен ярдәм җыю буенча акция игълан ителде.
Йорт хайваннарын яратучылардан теләсә нинди ярдәм кабул ителә: мәчеләр өчен күчереп йөртү җайланмалары, лотоклар өчен тулыландыргычлар, чиста хәлдәге иске одеяллар һәм чүпрәкләр, киҗе-мамык һәм резина перчаткалар, зур чүп пакетлары. Боларның барысы да «Вега» приютындагы дүрт аяклы хайваннарны карау өчен кирәк. Шулай ук азык-төлек: (ярмалар: солы, бодай, рис, карабодай, арпа; мәчеләр һәм этләр өчен коры һәм консервланган азык), шулай ук финанс ярдәме. Хәйрия акциясе 2024 елның 5 маена кадәр дәвам итәчәк. Игелек кылырга ашыгыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев