Аксубайлыларга мәдәният, медицина, ТР предприятиеләрендә һәм заводларында эш тәкъдим иттеләр
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада кадрлар хезмәте вәкилләре һәм район мәдәният йорты, Аксубай үзәк район хастаханәсе, «Татавтодор» АҖ җитәкчеләре катнашты. Ярминкәгә 53 эшсез граждан килгән иде. Аларга вакансияләр тәкъдим иттеләр: клуб методисты, электромонтер, ПТО инженеры, машина йөртүче, тракторчы. Шулай ук эшсез гражданнар белән республика башкаласында сәнәгать предприятиеләрендә эшкә урнашу шартлары турында фикер алыштылар.
Вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларга интернет-порталлар аша, шул исәптән «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев