Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда коррупциягә каршы комиссия актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты

Район Советында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырыш эшен район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җитәкләде. Район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Лариса Горожанкина коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхәт Салиховның чыгышы район оешмаларында бюджет акчаларын максатчан файдалануга һәм рациональ тотуга тышкы финанс контроле үткәрүгә багышланды.

Комиссия әгъзаларының эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән районның финанс бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова таныштырды. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Наталья Муравьева муниципаль милек белән идарә итү эшенең торышы, җир кишәрлекләрен һәм милекне сату һәм арендага бирү нәтиҗәлелеге, күчемсез милек объектларын сату буенча аукционнар уздыру турындагы мәсьәләне яктыртты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәм торак фондын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру барышында коррупция куркынычларын минимальләштерү буенча күрелә торган чаралар турында мәгълүмат белән таныштырды.

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларының ничек тормышка ашырылуы турында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова бәян итте.

Утырышта катнашучылар комиссиядә тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр, шулай ук һәр юнәлеш буенча билгеле бер беркетмә йөкләмәләре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев