Аксубайда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
Район мәдәният йортында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә багышланган бәйрәм булды
Тантана уңаеннан районга агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Титов килде. Район башлыгы Камил Гилманов озатуында ул «МОЛКО» ҖЧҖнең «Октябрь» бүлекчәсенең сөт комплексында булды. Терлекчелек комплексында алар предприятие җитәкчеләре белән берлектә реконструкцияләгәннән соң эшләп килүче корпусларны һәм бозаулар абзарын карадылар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле терлекчелек объектын яңартуга югары бәя бирде.
Мәдәният йорты фойесында кунакларны традиция буенча дәртле җырлар, ипи-тоз, чәк-чәк һәм сыра белән каршы алдылар.
Коридорда район авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе, «Стимул», «Гарант», «Актай» АПКсы җитештерү мәйданчыкларының икмәк-күмәч продукциясе, Шакировлар, Самаренкин фермер хуҗалыклары эшләнмәләре, район умартачылары продукциясе тәкъдим ителде.
Залда авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары, фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре җыелды. Тантананы район башлыгы Камил Гилманов ачты.
– Безнең өчен ел һава торышы көйсезлеге белән узды – яз озакка сузылды, чәчү эшләре ай ярым дәвам итте. Әмма нәтиҗәдә игенчеләр бөртеклеләрнең гектарыннан 38 центнердан артык уңыш алдылар, – дип билгеләп үтте ул. – Бу уңышта игенчеләрнең фидакарь хезмәте, республика авыл хуҗалыгы министрлыгы, инвесторларның инвестицияләре бар. Терлекчелек тармагына да шактый инвестицияләр керде, нәтиҗәсе дә арта бара, күрсәткечләр дә яхшыра. Хөрмәтле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, фермерлар, җитәкче-инвесторлар! Сезне Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә уңышлар телим!
Тантана сәбәпчеләренә сәламләү сүзләре белән Николай Титов мөрәҗәгать итте.
– Аксубай районында мин беренче тапкыр 2000 елда булдым. Шул вакыттан алып районның социаль инфраструктурасында һәм агросәнәгать комплексында булган үзгәрешләр мине бик сөендерде, – дип билгеләп үтте ул. – Сездә нәтиҗәле эш өчен дә, мәдәният һәм ял өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Районның барлык мөмкин булган үсеш рычагларыннан файдалануы күренә.
Республика вәкиле АПК хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерде.
Авыл хуҗалыгы производствосының иң яхшы вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. Камил Гилманов һәм Николай Титов ашлык суктыру буенча иң югары республика һәм район күрсәткечләренә ирешкән «2022 елның иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсында җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы медальләрен һәм сертификатларын тапшырдылар.
Алар арасында: «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторлары – Җәүдәт Сафиуллин, Хөсәен Галиев, Евгений Курдюков, Алексей Кудряшов, Владимир Петров, Александр Жарков, Николай Гусаров; «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторлары Эльвир Нуртдинов, Сергей Шишкин (бүләкне әтисе Борис Шишкинга тапшырдылар) бар. Шулай ук бөртекле культураларны чаптыруда югары күрсәткечләргә ирешкән республика конкурсы җиңүчеләре Зиннур Минхәйдәров, Мәүлет Закиров («Волга-Селект»), Искәндәр Питукин («Аксу Агро»ның «Мюд» филиалы) сертификатлар һәм медальләр алдылар.
Залның көчле алкышлары астында «Волга-Селект» механизаторы һәм агрономы Вячеслав Кондрашов һәм Радик Ризванов, «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторлары Валерий Елистратов, «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФ механизаторлары Илнур Тямаев, Радик Гамируллин, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе машина йөртүчесе Владимир Шишкин ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамолталары «Волга-Селект» ҖЧҖ баш агрономы Илшат Гафиятовка, ветберләшмәнең ветеринария лабораториясе мөдире Юлия Гараевага, «Мөхәммәтов Н.Г.» КФХ хисапчысы Люция Гатиятуллинага, «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторы Николай Харитоновка, «Аксу Агро» механизаторы Александр Ванчуринга, «Сөләйманов И.Г.» КФХ механизаторы Рәшит Шамазовка тапшырылды. Бу бүләккә АТУТның производствога өйрәтү мастеры Александр Тимофеев, «МОЛКО» ҖЧҖ механизаторы Илшат Хамәтҗанов та лаек булды.
АПК ветераннары Мирсәет Сәйфетдинов һәм Габдулла Гатинга ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Актай» АПК терлекчесе Михаил Захаркинны һәм КФХ «Сафин М.С.» КФХ механизаторы Рәхимҗан Мифтәховны район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Сәхнәдән авыл хуҗалыгы производствосы хезмәтләре адресына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр яңгырады. Сәхнә осталары аларга үз җырларын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев