Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары хәрби фәнне «бик яхшы»га үзләштерделәр

45 яшүсмер Кәкре Күл янында урнашкан палаткалы лагерьда яшь сугышчы курсын уңышлы узды.

Палаткалы лагерьда өч көн булу программасына Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итәргә әзерләнүче яшь кеше белергә тиеш булган барлык нәрсәләр кертелгән (апрель аенда Казандагы танк училищесы полигонында яшүсмерләр белән утлы корал белән танышу буенча практик дәрес үткәрелгән). Менә лагерьдагы соңгы төшке аш һәм өйгә кайтыр алдыннан тантаналы линейка.

Җыенда катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

– Бераз вакыт узгач, сез Ватанны саклаучылар булачаксыз, – диде ул. – Хезмәт вакытында сезгә монда өйрәнгән һәрнәрсә кирәк булачак. Сезгә үрнәк алырга кешеләр бар – безнең якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнашалар, үз бурычларын батырларча үтиләр.

Лагерьны ябу тантанасына зур делегация килгәнче, балалар белән кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән Яков очрашты. Ул мәктәп укучылары белән җылы аралашты, хәрби хезмәт көннәре турында сөйләде, барлык сынауларны җиңәр өчен үзеңне физик һәм әхлакый яктан әзерләү кирәклеген ассызыклады.

Җыеннарда катнашучыларга үгет-нәсихәт сүзләрен генерал-майор Анатолий Молоствов, хәрби комиссар Сергей Иванов белдерделәр. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина җыеннар программасының тулысынча үтәлүен билгеләп үтте, лагерь җитәкчелегенә, ТИН укытучыларына яхшы эш өчен рәхмәт белдерде. Ветераннар оешмасы вәкилләре Алексей Бобов, Александр Евграфов югары сыйныф укучыларына яхшы теләкләр җиткерделәр.

Хәрби фәнне балалар «бик яхшы» билгесенә үзләштерделәр. Пневматик винтовкадан ату, граната ыргыту, киртәләр полосасын үтү, перекладинада тартылу буенча нәтиҗәләр ясадылар һәм призерларны бүләкләделәр.

Ветераннарның «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасында саф смотры буенча иң яхшы взводны күчмә кубок белән билгеләп үтү йоласы бар. Бу юлы да ветераннар хәрәкәте вәкилләре кубокны җиңүче взводка тапшырдылар. Шулай ук балалар ветераннардан бүләккә Z символы белән кепкалар алдылар.

Җыенны ябуның кульминациясе булып отрядларның парадта җыр белән үтүе булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев