Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай сәнгать мәктәбе укучылары концерт белән шатландырдылар

Район мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Яшь талантлар йолдызлыгы» дип аталган хисап концерты булды

Яшь талантлар чыгышы – тамашачылар өчен һәрчак күңелле бүләк. Алар һәр чыгышны җылылык белән кабул итәләр. Бу юлы залда укучыларның әти-әниләре дә булды, алар иҗат программасын дулкынланып күзәттеләр. Бию төркемнәре, вокал ансамбльләр һәм солистлар, залда утыручыларга шатлык, күңелле мизгелләр бүләк итеп, үз номерларын иң яхшы итеп башкардылар.

Һәр яшь артистка белем бирү учреждениесе мөгаллимнәренең тырыш хезмәте салынган. Алар балалар өчен сәнгать дөньясын ачалар һәм үзләре өстендә эшләргә, үзләрен багышлаган эшне сөяргә өйрәтәләр. Хисап концертында балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимнәрен дә җылы алкышладылар.
Фото: балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев