Аксубай районының 100 яшьлек кешесенә Җиңүгә 80 ел медале тапшырылды
Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев йөз яшьлек хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Семеновна Петровага юбилей медален тапшырды.
Пенсионерка Чистайда кызында яши, муниципаль берәмлек җитәкчесе бүләкне тапшырыр өчен анда барды.
– Хөрмәтле Мария Семеновна, Сез авыл хуҗалыгы тармагында куйган фидакарь хезмәтегез белән Бөек Җиңүне якынайткансыз, хезмәтегез өчен олы рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде ул. – Сезгә сәламәтлек, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле булып озак яшәргә язсын.
Валерий Николаев тыл хезмәтчәне Мария Петровага «Бөек Җиңүгә 80 ел» медален тапшырды. Ветеран игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт укыды.
Аның язмышы җиңел булмый. Мария Семеновна 1925 елның декабрендә Сосновка авылында туа. Алты балалы гаиләдә өлкәне була. Әтисе колхозга керүдән баш тарта, урман пунктында эшли. Кыз урман пунктында эшләп килгән мәктәптә өч сыйныфны тәмамлый, шунда ук идән юучы булып эшкә урнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе фронтка китә. Гаилә урман пунктына яшәргә күченә һәм әнисе белән бергә фронт өчен урман кисүдә эшли башлыйлар. Ачлыктан урманда эшләү коткара – эшчеләргә – 500әр, ә балаларга 200әр грамм ипи биргәннәр, башка азык-төлек тә алып килгәннәр. Үсмер кызга урман хәзерләүдә эшләү бик авыр була, әмма кыенлыклардан зарланмыйлар – боларның барысы да Җиңү өчен икәнен аңлыйлар.
Мария әнисе белән үз авылларына кайтырга карар итәләр, әмма эвакуацияләнгән кешеләр аларның өйләрен мичкә ягар өчен утынга сүткән булалар. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтып, яңа йорт салып кергәнчегә кадәр урман пунктында калырга туры килә.
Буй җиткәч, Мария Урмандеево кешесенә кияүгә чыга. Михаил Александрович – тракторчы, ә хуҗабикә – төрле эшләрдә – басуда, ындыр табагында хезмәт куя. Петровлар өч кыз һәм өч ул тәрбияләп үстерәләр. Балалары һәм оныклары газиз кешеләрен ярату һәм кайгырту белән әйләндереп алганнар.
Фото Урмандеево авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев