Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Хәсән Туфан музей-йортында архив хезмәткәрләре булды

Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музеенда истәлекле вакыйга узды – бирегә республика районнарының архив бүлекләре җитәкчеләре килде.

Танылган шагыйрьнең кече ватанында кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар.

Кунаклар өчен музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде. Төп тема Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында бәян итү иде. Архив хезмәткәрләре шагыйрь тормышының Казан чоры, сөргенгә җибәрелгән еллары һәм туган авылына кайтуы белән кызыксынып таныштылар. Музейның һәр залында кунакларны Виталий Тимирясов исемендәге Аксубайның 1нче мәктәбе укучылары каршы алды, алар якташ шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Залда шулай ук килүчеләр игътибарына әдипкә багышланган һәм «Туфан укулары» зональ бәйгесе материалларыннан күргәзмә тәкъдим ителде.

Фото: туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев