Аксубай районында Республика көнендә яңа ФАП ачылды
Бүген модульле ФАПны Аксубай районының Шәрбән авылында ачтылар.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко һәм район башлыгы Камил Гилманов катнашты.
Яңа сәламәтлек саклау учреждениесен төзү авыл халкы өчен генә түгел, район халкы өчен дә зур вакыйга булды. Ачылыш тантанасына барлык авыл халкы җыелды.

Яңа ФАП каршындагы территориядә Республика көнен дә, сәламәтлек саклау оешмасын ачу тантанасын да берләштергән чын авыл бәйрәме булды.
–Авыл халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән «ФАПлар төзү, сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау» программасы эшли башлаганнан бирле республикада ел саен 45ләп ФАП төзелә. 10 ел эчендә Татарстанда 600 фельдшер-акушерлык пункты яңартылды, бүгенге көндә алар 1700дән артык, – дип билгеләп үтте Владислав Виниченко.

Яңа модульле ФАП авыл халкына беренчел ярдәм күрсәтүнең һәркем өчен мөмкинлеген һәм сыйфатын арттырырга, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле. Яңа уңайлы һәм җылы бинада фельдшер кабинеты бар, хатын-кызларны, балаларны кабул итү өчен бүлмә дә бар, аерым хуҗалык бүлмәсе һәм санузел да.
Барлык яңа ФАПларны, шул исәптән Шәрбәннекен дә, яңа җиһазлар һәм мебель белән генә тәэмин итеп калмыйча, үзәк район хастаханәсенә яки шунда ук Казанга мәгълүматлар тапшыру мөмкинлеге булган заманча электрокардиограф белән дә җиһазландыралар. Владислав Виниченко билгеләп үткәнчә, «монда эшләячәк фельдшерга һәм табибларга ярдәмгә». Бу ФАП өчен зур бүләк!

Район башлыгы Камил Гилманов Республика көне һәм яңа ФАП ачылу белән котлады.
– Шәрбәндә бүгенге көндә мәктәп тә, төзекләндерелгән клуб та, мәчет тә бар. Һәм, һичшиксез, бүген ачылган ФАП авыл халкына бик кирәк. Без социаль объектларны саклап калдык һәм төзибез, әмма авылга туучылар саны бик кирәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

– Республика Хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә яңа ФАП өчен рәхмәт, – диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов. – Авылда ФАП булганда авыл яшәячәк.
Яңа ФАП ишегендәге кызыл тасманы кисү хокукына кунаклар белән бергә авыл фельдшеры Рәмзия Хисмәтуллина да ия булды. Ул 36 ел Шәрбән авылы халкының сәламәтлеге сагында тора. Аның белән кулга-кул тотынып сәламәтлек саклау ветераны Сәмига Гайнуллина да эшләде.
– 39 елдан артык фельдшер булып эшләдем, ничә тапкыр яңа ФАП төзелешенә заявка бирдек, һәм, ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты, – дип шатланып сөйли Сәмига апа. – Хезмәттәшемә халыкның сәламәт булуын, балаларның тууын телим.
Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, бүген Шәрбәндә 320 кеше теркәлгән. Фельдшер пункты бик кирәк иде, чөнки район үзәгенә кадәр юл 22 чакрым. Ә фельдшер – янәшәдә генә!
– Мондый шартларда эшләвемә бик шатмын, – дип уртаклашты яңа ФАП фельдшеры Рәмзия Хисмәтуллина. – Бу тагын да яхшырак эшләргә этәргеч бирә!

Яңа модульле фельдшерлык пункты эченә үтеп, авыл халкы да бәяләде.
– Хәзер безгә картлык та куркыныч түгел инде, – диләр пенсионерлар. – Фельдшер да әйбәт, хәзер ФАП та яңа. Авыруларга бирешмәячәкбез!
Шәрбәндә ФАП төзүне “Стройтранс” ҖЧҖ җитәкчесе Радик Шәкүров алып барды, модульле объект төзелеше дүрт миллион сумнан артыгракка төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев