Аксубай районында Белем көнендә яшь китап укучыларны бүләкләделәр
Сентябрьнең беренче көнендә Кәкре Күл урта мәктәбендә авыл китапханәсенең иң актив укучыларын хөрмәтләделәр.
Китапханәче Татьяна Коннова тантаналы линейкада 2022 елда “Сабан туе” һәм “Уяв” район бәйрәмнәрендә катнашканнары өчен Алина Андреева һәм Ангелина Юрковага Аксубай үзәк китапханәсенең Мактау грамоталарын тапшырды. Кызлар «әдәби пьедестал»да шигырьләр укыдылар һәм жюри тарафыннан яхшы бәяләмә алдылар.
Шулай ук авыл китапханәсе игълан иткән “Укучылар рекордлары” бәйгесендә җиңүчеләр дә грамоталар белән бүләкләнде. Өч ай дәвамында балалар мәдәни-массакүләм чараларда катнашкан һәм укылган һәр китап өчен жетоннар җыйдылар. Нәтиҗәдә, башлангыч сыйныф укучылары арасында дүртенче сыйныф укучысы Артем Чубуров, урта сыйныф укучылары арасында алтынчы сыйныф укучысы Николай Луконин җиңүче булды. Өлкән сыйныф укучылары арасында җиңүне унынчы сыйныф укучысы Артур Кондрашов яулады. Авыл китапханәчесе Мактау грамотасы белән бергә һәр актив укучыга татлы бүләкләр дә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев