Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы белгечләре көтүне үрчетү буенча осталык күрсәттеләр

Район вәкилләре мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 46 нчы республика операторлар конкурсында лаеклы чыгыш ясадылар.

 

Болар – ветеринария табибы, Ибрай ветеринария участогы мөдире Рөстәм Мотыйгуллин һәм «Молко» ҖЧҖ ясалма орлыкландыру буенча оператор Андрей Ижотов.

Терлекчелек белгечләре билгеләп үткәнчә, көтүнең үрчү нигезендә ясалма орлыкландыру тора. Бу малларның генетик потенциалын арттыру, сыйфатлы яхшыртуның иң мөһим ысулы. Бу һөнәр бүген аеруча мөһим, ул терлекчелек үсешенең двигателе булып тора.

Чара Алексеевск районының нәсел предприятиесе базасында узды. Конкурста республиканың 43 районыннан 69 белгеч катнашты. Конкурс берничә этаптан торды, катнашучылар теоретик, практик һәм лаборатория юнәлешләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. Аксубайлылар яхшы һөнәри белем, эш осталыгы күрсәттеләр. Делегацияне УСХиПның җитештерү бүлеге белгече Эльмира Гайнетдинова озатып йөрде һәм конкурсантларны һәр этапта хуплап, алар өчен җан атты.

Фото: РГВА архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев