Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен төзекләндерү буенча Бөтенроссия шимбә өмәсенә кушылды

Камил Гилманов «Бердәм Россия» тарафыннан оештырылган шимбә өмәсендә катнашты.

Ялда һәм көннең болытлы булуына карамастан, Камил Камал улы урынбасары Илшат Заһидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев белән берлектә Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә Мәңгелек ут һәм һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен җыештырдылар.

– Экологик икеайлык кысаларында районда инде шактый гына өмәләр үткәрелде, бистә чистара бара. Бүген паркта тәртип урнаштырырга булдык, чөнки алда безне Беренче май бәйрәм һәм ил тарихында истәлекле дата – Җиңү көне. Бу даталарга район буенча барлык Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре тирәлеген җыештырачакбыз. Әлбәттә инде, һәйкәлләрне һәм обелискларны да тәртипкә китерәчәкбез, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Ул аксубайлыларны читтән күзәтүчеләр булмаска, һәйкәлләр һәм аларның тирәлеген төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев