Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай приюты балалары депутат Олег Морозовтан бүләкләр, ә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре район газетасына язылу алдылар

Бүген Аксубай районында эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов булып китте.

Визит район активы белән очрашудан башланды. Район башлыгы Камил Гилманов елның аксубайлылар өчен, тулаем алганда, икътисадта да, агросәнәгать комплексында да, дәүләт программаларын – федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә дә ничек узуы турында сөйләде.

– Районда, илдәге вәзгыятькә карамастан, барлык программалар да эшләвен дәвам итте, без район үзәк хастаханәсе поликлиникасын 30 миллион сумга ремонтладык, юллар, социаль объектлар төзедек һәм капиталь ремонтладык. Россия Федерациясе Дәүләт Думасында безнең мәнфәгатьләрне кайгыртуыгыз, хөкүмәтнең безгә федераль дәрәҗәдәге программалар белән ярдәм итүе өчен рәхмәт. 2023 ел да шундый ук нәтиҗәле булыр дип уйлыйм, – диде Камил Камал улы.

– Шулай килеп чыкты ки, минем Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларыннан алып, узган ел эчендә мин үземнең барлык ун муниципаль берәмлекне дә йөреп чыктым.Түбән Камада – безнең сайлау округы үзәгендә ешрак булам. Анда быел мин җитәкләгән контроль комитетының сәламәтлек саклау комитеты, Татарстан депутатлары Айдар Метшин, Айрат Фәррахов катнашында мәгариф комитеты белән берлектә республика шәһәрләрен һәм районнарын медицина кадрлары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча күчмә утырышы узды, – дип сөйләде Олег Морозов.

Бу проблемага РФ Дәүләт думасында Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән зур Хөкүмәт сәгате багышланган, анда Олег Морозов Түбән Камада узган утырыш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясаган һәм бу проблема федераль дәрәҗәгә чыгарылган.

Олег Викторович ведомствога буйсынучы комитетның төп функцияләре, шулай ук контроль-күзәтчелек органнарын җайга салуның кирәгеннән артык булуы, бүген моның белән теләсә нинди тармак очраша һәм депутатларның ничек көрәшүе турында сөйләде. Ул 2023 елда Дәүләт Думасының язгы сессиясе чорында «хөкүмәт сәгатьләре»н үткәрү планнары белән дә уртаклашты.

Депутатка районда мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, Луганск өлкәсенә гуманитар ярдәм җыю һәм илтеп тапшыруның ничек оештырылуы турында сөйләделәр. Олег Морозов үз тарафыннан Ватанны саклаучыларның гаиләләренә ярдәм итәргә карар кылды һәм аларга 2023 елның беренче яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнасе» газеталарына кырык данә язылу рәсмиләштерде.

Район җитәкчелеге белән рәсми очрашудан соң район башлыгы РФ Дәүләт Думасы депутатына шәхси эшмәкәр Владислав Морозовның яңа сәнәгать мәйданчыгын тәкъдим итте.

Сәнәгать мәйданчыгының мәйданы өч гектардан артык, җәлеп ителгән инвестицияләр күләме – 100 млн.сумнан күбрәк. Ул әле актив эшли башлый гына, әлегә биш резидент килгән, 25 эш урыны булдырылган, әмма ике мең квадрат метрдан артык буш мәйдан калган әле.

erid: 2Vtzqw6pLty

Сәнәгать мәйданчыгының тармак буенча урнашуы – сәүдә һәм җитештерү. Олег Морозов белән Камил Гилманов эшләнмәләр һәм эретеп ябыштыру белән шөгыльләнүче резидентларның берсендә булдылар, арендага тапшыруга әзерләнүче павильоннарны карадылар. Яңа елның беренче көннәрендә монда күпләп сату буенча брендлы кибетләр ачылачак. Биредә мини-катнаш азык заводын эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.

Олег Морозов сәнәгать мәйданчыгының киңлеген дә, сәүдә һәм җитештерүне бергәләп берләштерү идеясен дә бәяләде. Ә сәнәгать мәйданчыгы хуҗасының маркетинг йөрешенә тагын да шатланды: ял көннәрендә бистә буйлап товар сатып алырга теләүчеләр өчен рейс автобусы йөриячәк, ә үзләре җитештергән артып калган продукцияне сатарга теләүчеләр өчен киләчәктә бушлай сәүдә рәтләре оештырылачак.

Депутат тагын бер объектта – балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» приютында булды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов приют балалары янына район башлыгы Камил Гилманов озатуында килде. Балалар аларны яхшы танышлары кебек каршы алдылар, якыннары кебек кочакладылар.

– Ә минем исемем Арина, – дип таныштырды үсмер кызчык.

– Кирәк бит, минем дә олы кызым Арина, ә кечесе – Глаша. Сезнең арагызда Глаша исемле кыз бармы? – дип кызыксынды, шаяртып, депутат.

Кунакларны Яңа елны бәйрәм итү өчен матур чыршы бизәлгән залга чакырдылар. Приют хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел концерт программасы әзерләгәннәр. Олег Морозов һәм Камил Гилманов балалар белән уеннар да уйнадылар, әйлән-бәйләнгә дә бастылар, балаларга үзләренең Яңа ел котлауларын да җиткерделәр.

Ә бәйрәм азагында приютта тәрбияләнүче һәр балага Олег Викторович татлы яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев