Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мобилизацияләнүчеләрне утын белән тәэмин итәчәк

Кичә утын белән төялгән КамАЗ Татарстан башкаласына Аксубайдан мобилизацияләнгән ир-егетләр урнашкан адреслар буенча китте.

Диңгезчеләр туганлыгы активистлары Флен Зәйнуллин һәм Анатолий Скворцов мобилизацияләнүчеләр янына гуманитар миссия белән чираттагы сәфәр белән баргач, биналарны җылыту өчен утын кирәклеген белеп кайттылар. Мобилизацияләнүчеләрне утын белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләрен «Бердәм Россия» партиясенең район бүлеге үз өстенә алды.

Әлеге үтенечкә шәхси эшмәкәр Фидаил Мәсгутов җавап бирде. Предприятие мастеры Александр Тимохин һәм авыл халкы белән бергә алар Котловка бистәсендә утын әзерләп, биек бортлы КамАЗ автомобиле арбасына төяделәр.

Көн уртасына Максим Константинов идарә иткән тагылмалы КамАЗ машинасы фермер Леонид Мясников хуҗалыгына килеп җитте. Утынны тагылмага төягән ир-атлар арасында Аксубай бистәсе советы хезмәткәрләре, сезонлы эшчеләр дә бар иде. Алар, бу эшне безнең сугышчыларга ярдәм итү өчен башкаруларын аңлап, бердәм хезмәт куйдылар.

–Мобилизацияләнүчеләргә утын кирәклеген тормыш иптәшемнән белдем. Һәм ярдәм итәргә булдым, – диде Леонид Мясников.

(Тормыш иптәше Людмила Дмитриевна «Буратино» балалар бакчасы хезмәткәре. Ул – яшьләр үзәгендә яшеренү челтәрләре үрү һәм халатлар тегү буенча волонтерлык пункты активистларының берсе). Без якташларыбызга гомерләрен һәм сәламәтлекләрен сакларга чын күңелдән ярдәм итәргә теләп, иске материалларны сүтеп, яшеренү сеткалары үргән, йон эрләп, оекбашлар бәйләгән хатын-кызлар турында күп яздык. Ир-атлар да, ярдәм кирәк булганда, үз өлешләрен кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев