Аксубай махсус хәрби операциядә катнашучыларының исемнәре мәктәп диварында мәңгеләштерелде
Иске Тимошкино мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган чыгарылыш укучылары Владислав Кожеманов һәм Алексей Борзов истәлегенә хәтер такталары ачылды.
Якташлары батырлыгы алдында баш ию өчен авыл һәм күрше авыллар халкы, мәктәп укучылары, укытучылар, район вәкилләре килде. Владислав Кожеманов һәм Алексей Борзовка истәлек такталары мәктәп диварында мемориаль рәтне дәвам итте. Алар бишәү булды.
–Снайперларның укчылар ротасы мотооукчылар взводының мотоукчылар бүлеге командиры кече сержант Владислав Кожеманов һәм рядовой Алексей Борзов – илебез, районыбыз, мәктәбебез горурланган чын каһарманнар, – дип билгеләп үттеләр тантананы алып баручылар.
Хәтер митингын район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ачты.
– Яшьләрнең арабыздан китүе безнең өчен зур югалту, – диде ул. – Алар Ватанны якларга киттеләр һәм аның өчен гомерләрен бирделәр. Без һәлак булган геройларны аларның якыннары белән бергә искә алабыз. Укучылар, сезнең бурыч, мәктәпкә кергәндә сез һәрвакыт бу сугышчыларның нинди батырлыклар кылганнарын истә торга һәм аларның туганнары яныннан битараф булып узып китмәскә, аларга ярдәм итәргә тиешсез. Бу солдатларның исемнәре һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булачак.
Генерал-майор Анатолий Молоствов, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгыПолина Мулеева геройлар турындагы хәтерне саклау турында сөйләделәр.
Владимир Кожемановның бергә үскән, яшьлек вакытында нинди булулары турындагы истәлекләре дулкынлану һәм ачыну хисләре белән яңгырады. Ир-егетләр җирдә тынычлык өчен гомерләрен бирделәр. Кече ватаннарыннан меңләгән чакрымда җирләнгән булсалар да, әмма монда аларны онытмыйлар.
Мәктәп диварында урнаштарылган махсус операциядә катнашучыларның истәлек такталарыннан ак япмалар төшерелде. Матәм чарасында катнашучылар геройлар турындагы хәтерне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориалларга чәчәкләр салдылар.
Владислав Кожеманов 1980 елның 19 маенда Беловка авылында дөньяга килә. Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Әлмәт физик культура техникумында физкультура укытучысы белгечлеге ала, Яңа Чишмә районында эшли.
2000 елда сроклы хезмәткә алына. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән соң Яр Чаллы шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә эшли. 2016 елда Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Владислав Аркадиевич Россиянең Сириядәге хәрби операциясендә һәм Украинада хәрби операциядә катнаша. Хезмәте вакытында дәүләт бүләкләренә лаек була. Өйләнгән була, өч бала тәрбияләгән. Ул 2023 елның 12 декабрендә батырларча һәлак була. Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Алексей Борзов 1983 елның 6 февралендә Беловка авылында туган. 1999 елда Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлаган, Аксубай һөнәри училищесына механик белгечлеге буенча укырга керә.
2001 елдан 2003 елга кадәр Ленинград өлкәсендә Россия Кораллы Көчләре сафларында укчы вазифасында сроклы хезмәт уза, ә 2003 елдан 2007 елга кадәр контракт буенча хезмәт итә. Өлкән укчы, разведчик була. Дүрт ел хезмәт иткәннән соң Тверь өлкәсендә эшли.
2022 елның 29 сентябрендә аны мобилизация буенча Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен хәрби хезмәткә чакыралар. Аның вазыйфасы – разведчик, хәрби званиесе – рядовой.
Сугышчының гомере 2024 елның 24 июнендә өзелә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән вакытта күрсәтелгән Ватанга фидакарь хезмәте, кыюлыгы, батырлыгы өчен Алексей Аркадьевич Борзов һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Владислав Кожемановның һәм Алексей Борзовның исемнәре мәңгегә Үлемсез дан, батырлык һәм фидакарьлек китабына кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев