Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәбендә федераль проект ярдәмендә музей барлыкка киләчәк

Бөтендөнья «Беренчеләр хәрәкәте» мәдәният иреклеләре хәрәкәте иҗтимагый оешмасы ярдәме белән 2 нче Аксубай мәктәбендә музей булдырылачак.

Ул «Креатив Лаборатория» «Прожектор» федераль проекты буенча барлыкка киләчәк. 30 уку бинасында дәүләт музейларыннан остазлары белән берлектә мәктәпләр базасында музей киңлеген оештыру һәм тормышка ашыруда ярдәм күрсәтеләчәк.

2 нче Аксубай мәктәбе базасында проект гамәлгә ашырылачак Татарстанда бердәнбер мәктәп булды. Чәршәмбе көнне ул кунаклар кабул итте – мәктәпкә культуролог, тарих магистры, Тверь өлкә картиналар галереясе фәнни хезмәткәре (Тверь), "Виртуаль Рус музее" хезмәте хезмәткәре Александр Крошкин һәм “Я – ДоброТворец” АНО директоры, Россиянең мәдәният өлкәсендә иң яхшы иреклесе, ТР да “Мәдәният волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте төбәк бүлеге җитәкчесе, “Таврида” Арт-кластеры резиденты һәм амбассадоры, РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты эксперт советы әгъзасы Гөлфия Мотыйгуллина килде.

– Проектның безнең мәктәптә тормышка ашырылуына бик шатбыз, без музей турында күптән хыялландык, күрәсең, вакыт җитте, – дип сәламләде кунакларны мәктәп директоры Энҗе Туктарова.

Россиянең мәдәният өлкәсендә иң яхшы иреклесе Гөлфия Мотыйгуллина белдергәнчә, безнең район мәйданчык итеп очраклы гына сайланмаган, ә “Беренчеләр хәрәкәте” Аксубай бүлегенең активлыгы һәм шәхсән аның лидеры Светлана Башатова тырышлыгы белән.

– Без “Беренчеләр хәрәкәте” турында гына түгел, шулай ук Анна Артемьева җитәкчелегендәге мәдәният иреклеләре турында да күп ишеттек, аның үзе һәм командасы белән шәхси таныш, сезнең районда яшьләр хәрәкәтенең активлыгы турында да беләбез. Проектны тормышка ашыру планында да сез шулай ук иң яхшылар рәтендә булырсыз дип уйлыйбыз, – дип теләде укучыларга Гөлфия Мотыйгуллина.

Проектны тормышка ашыруда 25 укучы – 7-11 сыйныфлар укучылары катнашачак. Аларның музей булдыру белән кызыксынулары сизелеп торды. Бигрәк тә музей эшләре эксперты Александр Крошкин белән аралашканнан соң. Проектка 25 укучы җәлеп ителәчәк, музей эшләре эксперты белән сөйләшү барышында алар музейның ни өчен кирәклеген, аның тематикасын, аны булдыру этапларын билгеләделәр. Әлбәттә, музейның виртуаль булуына да басым ясалды.

Александр укучыларга презентацияне күрсәтте һәм күргәзмәне, тикшеренү эшләрен ничек оештыру турында тәфсилләп аңлатты, Гөлфия осталык дәресләре, флешмоблар, фотозоналар һәм социаль челтәрләрне алып бару буенча креатив фикерләрне әйтте.

Малай-кызларның күзләре идеяләр белән яна башлады. Әлегә алар барысын да үзләренең педагог-остазлары белән уйлаячаклар һәм бары тик экспертлар булышлыгы һәм проектны финанслаганнан соң гына идеяләрне тормышка ашыруга керешәчәкләр.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов мәдәният волонтерларына проектның безнең районда тормышка ашырылуы өчен рәхмәт белдерде һәм укучылар үзләренә йөкләнгән өметләрне акласыннар иде, дип теләде.

«Креатив Лаборатория» «Прожектор» федераль проекты кысаларында Александр Крошкин һәм Гөлфия Мотыйгуллина Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәптә булдылар, анда шулай ук үз проектларын тәкъдир иттеләр. Биредә кунакларга Хәрби дан бүлмәсен күрсәттеләр, ә алар укучыларга үз фикерләрен җиткерделәр – мәктәп музее турында күбрәк белсеннәр һәм аны вируталь яктан күбрәк кеше карасын өчен, социаль челтәрләргә урнаштыру өчен кыска метражлы видеотасмалар төшерергә тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев