Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәдәният йорты хезмәткәрләре республика Мәдәният министрлыгыннан бүләкләргә лаек булдылар

Трудолюбово авыл мәдәният йорты иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре Республика бәйгесендә җиңүче дип танылды.

Номинация – «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә булган мәдәни-ял тибындагы иң яхшы учреждение». Трудолюбово мәдәният йортына 125 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Республика бәйгесендә җиңү учреждение белгечләре Мария Большова һәм Гөлчәчәк Хәмидуллинаның уңышлы иҗат эше нәтиҗәсендә ирешелде. Шул исәптән мәдәният учагында «Борынгы славутница серләре» терапия арт халык студиясе уңышлы эшләп килә. Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Уяв» республика чуаш мәдәнияте бәйрәме дипломантлары булып торалар, район һәм республика бәйрәмнәрендә һәм фестивальләрдә актив катнашалар.

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев