Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ишегалларына 19 миллион сумнан артык акча тотылачак

Район үзәгендә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эшләр тулы көченә бара.

Быел 14 йорт төзекләндереләчәк. Төп эшләр Чистай ягыннан Аксубайга кергәндә, Золин урамында алып барыла, анда берьюлы 12 ишегалды территориясен төзекләндерәләр. Биредә подъездларга юллар салынды, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыклары төзекләндерелә, өлешчә балалар уен мәйданчыклары монтажланды һәм спорт мәйданчыгы өчен зона әзерләнде – алар мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен каралган. Юл өлеше дә элеккечә калмаячак, аны метр ярымга киңәйтәләр. Йортлар янында эскәмияләр күренә башлаган инде.

Республика программасы кысаларында Мазилин урамы, 56 йорт һәм Мазилин урамы, 80 йортларның ишегалды территорияләре дә яңартылды. Биредә тротуар юллары салынган һәм ишегалды территориясенә асфальт түшәлгән. Ә 56 нчы йортта яшәүчеләр өчен балалар мәйданчыгы да урнаштырылачак.

Без Золин урамында булдык һәм башкарылган эшләрнең фронтын карадык. Бер урында, йортка таба менгәндә, хәтта тротуар юлын да баскыч итеп ясаганнары гаҗәпләндерде.

– Унбиш ел монда яшибез, балалар инде үсеп җиттеләр, уйнарга урын юк иде, барысы да балалар юлда туп куалар дип борчыла иде. Ә хәзер өйгә кадәр юл да, спорт мәйданчыклары да, балалар мәйданчыклары да булачак, хәтта йортлар янында эскәмияләр дә бар, – ди Лилия Лукина шатланып.

Безгә каршы оныкларын урамга алып чыккан хатын-кыз очрады.

– Барлык комплекслар да китерелгәнче, мәйданчыкны тикшереп чыктык. Инде уйнарга урын бар – бер кечкенә шәһәрчек кебек, – дип уртаклашты яшь әби.

– Без бала белән үзәккә уйнарга йөри идек, хәзер өй янындагы мәйданчыкка сөенеп туя алмыйбыз, монда балалар күп – барысы да бергә дус-тату гына уйнаячак, – ди һөнәре буенча тәрбияче булган бер яшьлек Матвейның әнисе Екатерина Белова.

Йортта яшәүчеләр ишегалларындагы үзгәрешләргә шатланалар һәм эшләрнең тәмамлануын көтәләр.

– «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә 19 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә эшләрнең яртысыннан артыгы башкарылган. Эш башланганчы җәмәгать тыңлаулары үткәрелде, проектлаучылар халыкның теләкләрен исәпкә алырга тырыштылар, ә подрядчылар билгеләнгән срокларда аларны тормышка ашырачаклар, – дип сөйләде район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Оксана Тимкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев