Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай янгын сүндерүчесе укучыларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде

Утның ничек мәкерле булуы, шырпының нинди бәла китерә алуы һәм янгын сүндерүче-коткаручы һөнәренең никадәр кыю һәм куркыныч булуы турында 2 нче мәктәп укучылары чын янгын сүндерүче сөйләгәннәрдән белделәр.

Дәрескә балалар янына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГУ ГПС ФПС 11 ПСО 102 нче янгын сүндерү часте ирекле ялланган янгын сүндерүчесе Антон Харитонов килде.

– Янгын еш кына балалар шуклыгы аркасында килеп чыга. Балалар кулларына шырпы алырга, үзләре учак кабызырга кызыгалар – бу бәла-казага ярты адым. Сабыйлар – кызыксынучан, әмма зирәк. Аларның кечкенә генә бер шырпыдан зур бәла килеп чыгарга мөмкин икәнен мисалларда аңлаулары мөһим, – дип сөйләде янгын сүндерүче.

Ә инде лекция күңелсез булмасын өчен, Антон Харитонов дәрескә кислород битлеге алып килде, аның ни өчен кирәклеген аңлатты, аны теләүчеләргә киеп карарга рөхсәт итте. Гадәттә аны янгын вакытында янгын сүндерүчеләр генә түгел, ә эвакуация вакытында ут стихиясендә калган кешеләргә дә кидерәләр, дип сөйләде ул. Ә янгын сүндерүчеләр ут эченә үзләрен уттан саклый һәм 25 килограммнан артык авырлыкта булган тулы сугышчан киемдә керәләр. Шул ук вакытта янгын сүндерүчеләргә бик хәрәкәтчән булырга, шартлардан төгәл чыгып эш итәргә, кешеләрнең үлеменә юл куймаска, кешеләрне коткарырга, үзләрен һәм иптәшләрен саклап калырга кирәк.

Балалар янгын сүндерүче сөйләгәннәрне бик теләп тыңладылар. Һәм күпләр Антон абыйлары кебек янгын сүндерүче-коткаручы булырга теләк белдерделәр.

Фото: 102 нче янгын часте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев