Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай бердәм дежур диспетчерлык хезмәте өй туен билгеләп үтте

Аксубай районының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте башкарма комитет бинасына күчте.

Озак еллар хезмәт янгын сүндерү часте бинасында эшләде, ә хәзер элеккеге салым инспекциясе бинасына күчте. Бүген БДДХ хезмәткәрләрен яңа урынга күчү белән район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев котладылар.

– Бердәм диспетчерлык хезмәте юл-транспорт һәлакәтләре, янгын һәм башка һәлакәтләр турында хәбәрләр кабул итә. Сез оператив эш итәсез, мәгълүматларны районның кизү-диспетчерлык хезмәтләренә җиткерәсез, аларның компетенциясенә кабул ителгән хәбәргә җавап бирү керә һәм үз бурычыгызны уңышлы үтисез, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Ниһаять, без сезнең өчен хезмәтләр һәм ведомстволар, административ биналар якын урнашкан бистә үзәгендә уңайлы бина таптык.

Район башлыгы БДДХ коллективын якынлашып килүче Яңа ел, 2023 елның беренче көнендә билгеләп үтеләчәк ун еллык юбилее белән котлады һәм хәвефле хәбәрләрнең һәм шалтыратуларның азрак килүен теләде.

Бүгенге көнгә БДДХ штатында биш хезмәткәр бар – җитәкче һәм дүрт диспетчер. Хезмәтне оешкан көннән алып Фирнат Шәязданов җитәкли. Көн саен сменага бер диспетчер эшкә килә һәм ул Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча Үзәк идарәсе белән 24 сәгать элемтәдә тора.

– Ел башыннан алып диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына район халкыннан юл һәлакәтләре, янгыннар, су, электр белән тәэмин итү өзелү һәм теге яки бу мәсьәлә буенча кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белү өчен меңнән артык хәбәр кабул ителде, – дип сөйләде БДДХ җитәкчесе Фирнат Шәязданов. – Безнең хезмәткәрләр тыңлаучылар да, психологлар да. Без хезмәтләр белән элемтәгә керәбез, проблеманы аларга җиткерәбез, аны хәл итүне контрольдә тотабыз.

Хезмәтнең эше автоматизмга кадәр эшләнгән, озын өстәл артында дүрт компьютер тора – биредә һава торышын күзәтәләр, районда һәлакәтләр турында мәгълүмат бирәләр, ГЛОНАСС системасына тоташтырылган транспорт, шул исәптән мәктәп автобуслары хәрәкәтен күзәтәләр, җәйге чорда термоточкалар барлыкка килүне күзәтәләр һәм шунда ук маршруттан тайпылуга, җылылык аномалияләренә җавап бирәләр.

erid: 2Vtzqw6pLty

БДДХ компетенциясендә җәйге чорда урман массивларын көн саен мониторинглау, муниципальара һәм муниципаль пассажир автобусларын, юл шартларын, һава торышын күзәтү. Теләсә нинди вакыйганың нәтиҗәсе аларның оперативлыгына, хезмәтләр һәм ведомстволар тарафыннан эшләрне оста координацияләүгә бәйле.

Кизу торучы диспетчерның өстәлендә теге яки бу очракта гамәлләр алгоритмы булган картотека ята. Ләкин һәр хезмәткәр бу алгоритмны яттан белә. Чөнки аларның эше секундлар белән исәпләнелә – 20 секунд эчендә хәбәр кабул ителергә тиеш, ә бер минут эчендә – тормышны тәэмин итү хезмәтләренә тапшырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев