Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Aksu-Time» китап укучы яшьләр арасында популярлаша бара

Аксубай үзәк китапханәсе «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Aksu-Time» әдәби-туган як тарихын өйрәнү квестын үткәрә.

Маҗаралы белемне арттыру уены программасы район үзәгенең яшь китап укучылары арасында гына түгел, ә район авылларында яшәүче кызлар һәм малайлар арасында да популярлаша бара.

Иске Ибрай, Иске Тимошкино авыл китапханәләренә йөрүчеләр Аксубайның тарихи урыннары буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар. Командалар биремнәрне уңышлы үтәделәр, киң күзаллау, зур эрудиция һәм иҗади сәләт күрсәттеләр. Шуның белән бергә, балалар Аксубай тарихыннан яңа сәхифәләрне ачтылар, якташ язучылар һәм районның күренекле кешеләре биографияләреннән бик күп фактларны белделәр. Квест ахырында китапханә хезмәткәрләре һәр катнашучыга истәлекле бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев