Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Аксу Агро»да су ташу машинасы да уңышка эшли

    Игенчеләр өчен эш беркайчан да туктап тормый.

    «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Рәшит Мостафин авыл хуҗалыгы эшләре чорында төрле операцияләр башкара. Кышын тракторда сөт комплексында азык өләшә. Чәчү кампаниясе башлангач, күпьеллык үләннәр һәм көзге культуралар участокларында тырмалау эшләре алып бара. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә азык хәзерләү эшләре башлану белән – азык җыю комбайннарыннан яшел массаны салу урынына ташый.

    Бу көннәрдә Рәшит Якуб улы чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү агрегатына су китерү буенча мөһим эш башкара. Хуҗалыкта үсемлекләрне саклау буенча агрочаралар үткәрү темпы арта. 42 мең гектардан артык чәчүлекләрне эшкәртәсе бар. Шул исәптән, көзге, сабан культуралары, чәкәнбаш, көнбагыш чәчүлекләрен.

    Бүгенге көнгә 3 мең 300 гектардан артык чәчү мәйданы чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртелгән. Сиптерү агрегаты басулар буйлап туктаусыз хәрәкәт итсен өчен, механизатордан, үзйөрешле машина сыешлыгын тутыру өчен, сулыктан өзлексез су ташып тору таләп ителә. Әлеге эш тә шулай ук уңышка юнәлдерелгән.

    – Рәшит Мостафин үз вазифаларына җаваплы карый, – дип сөйли «Аксу Агро» ҖЧҖнең баш агрономы Илхат Яруллин. – Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе кушкан эшләрнең барысын да намуслы башкара. Һәм сиптергечне су белән тәэмин итүдә дә ул алыштыргысыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: